Түбән Кама укучылары Төмәндә яшь геологларның Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама укучылары яшь геологларның Төмәндә уздырылган Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады, диелә ТРның Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Быел олимпиадада Россиянең 50 төбәгеннән командалар катнашкан. Аерым алганда, Татарстанның “Девон” командасы олимпиада кысаларында беренче мәртәбә үткәрелгән “Нефть геологиясе” юнәлешендә беренчелеккә иреште. Иң яхшылар арасында – Түбән Каманың 22нче гимназия укучылары Раил Касыймов (I урын) һәм Антон Толстиков (III урын).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International