ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Татрстанның Бөгелмә районына килде.
Башта ул 2 нче номерлы лицейда булды. Мәктәпкә 1938 елда нигез салынган. 1966 елдан ул математика һәм физика фәннәрен тирәнтен өйрәнү мәктәбе буларак үзгәртелгән, 1993 елда лицей статусын алган. 2014 елда лицейда IT сыйныф ачылган, укучылар анда атнага 4 тапкыр информатика белемен профильле өйрәнү белән шөгыльләнә. 2015 елда лицей укучылары Бөтенроссия предметлы олимпиадаларның финал өлешендә 1 тапкыр җиңүче һәм 2 тапкыр призер булган, Т. Журавлева "Математика буенча ел укытучысы" республика этабында приз яулаган.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов "Бәләкәч" дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. 2639 квадрат метр мәйданлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физик күнегүләр өчен заллар, татар теле кабинеты, психологик бушану бүлмәсе бар. 1 яшь тә 2 айдан алып 7 яшькә кадәр балаларга тәрбия бирә торган балалар бакчасында 40 кеше эшләячәк. Бөгелмә районы хакимияте башлыгы Линар Закиров сүзләренчә, калада 20 еллап балалар бакчасы төзелмәгән булган. "Быел исә республика программасы нигезендә яңа балалар бакчасы сафка бастырылды. Барлык бөгелмәлеләр һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм", - диде ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
ТР лидеры исә балалар бакчасын ачу тантанасында: "Һәрбер ата-ана өчен үз баласы һәм аның киләчәге бик кадерле. Балалар бакчасы төзү программасы бик мөһим, - дип искәртте. - Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен монда уздыру сездән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин булуын күрсәтә. Бу бакчада тәрбияләнәчәк балалар көндәшлеккә әзер булып үсәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучыларны бу вакыйга белән тәбрикләде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасы тәмамлангач, Татартан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь төзекләндерүдән соң ачылган "Бөгелмә махсуслашкан (коррекцион) гомуми белем бирү I, II төрдәге мәктәп-интернат" белән танышты. Барлыгы 6374 квадрат метр мәйданда урнашкан 3 катлы интернат-мәктәпкә 1961 елда нигез салынган. Белем бирү учреждениесендә 18 кабинет, китапханә, спорт залы, медицина кабинеты, ашханә, 8 эш урынлы компьютер классы бар. 2014-2015 уку елында интернат-мәктәпнең 12нчы сыйныфын 3 укучы, 10 нчы сыйныфын 4 укучы уңышлы тәмамлаган. 2015 елда Бөгелмә интернат- мәктәбе "Иң яхшы коррекцион белем бирү учреждениесе-2015" Бөтенроссия конкурсы лауреаты (Санк-Петербург) булган.
Татарстан лидеры шулай ук төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният һәм ял паркында да булды.
Көннең икенче яртысында Р.Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсендә катнашачак. Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.
Аның пленар утырышы алдыннан Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районы җитәкчеләренә мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. "Безнең мәктәпләр, аеруча авыл җирлекләрендә белем алучы балалар өчен, бик мөһим, чөнки безнең стратегия базалы белем бирүче мәктәпләр булдыру һәм көндәшлек тудыра ала торган балалар тәрбияләү", - диде Рөстәм Минеханов һәм автобусларның Татарстанда, махсус икътисадый зонада эшләнгән булулары икеләтә сөенечле вакыйга булуын искәртте.