ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
29 июньдә Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасының ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Росгео компаниясе, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитәкчелеге һ.б. катнашты.
Казан федераль университетында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга керергә теләгән абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлады. Документларны кабул итү исә түбәндәге көннәрдә төгәлләнә: иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлеш буенча өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 6 июльдә; КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 10 июльдә; БДИ нәтиҗәләре буенча, шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә магистратура программасы буенча укырга керүчеләр өчен – 24 июльдә. 30 июльдә вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.
Иртәгә, ягъни 30 июнь көнне, Казанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында “Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015" XX Республика фестивален ябу тантанасы уздырылды. Искәртеп үтик: фестивальне ТР Журналистлар берлеге, Казан федераль университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәрә.

28
июнь, 2015 ел
якшәмбе
13 нче июньнән 17 нче августка кадәр Татарстанның 8 муниципаль районында хәрби-патриотик сменалар үткәрелә.
Сменалар барышында балалар парашют, автомобиль спорты, хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләре белән шөгыльләнә.

26
июнь, 2015 ел
җомга
24 июльдә “Детские Домики” хәйрия фонды Казанның 11нче мәктәп-интернатының “Солнышко” лагерендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен тантаналы рәвештә уен мәйданчыгы ачты. Әлеге мәйданчык лагерьда ял итүче  94  бала өчен зур бүләк булды. Фондның республикабыздагы  координаторлары Юлия Андреева һәм Айгөл  Галимова мәктәп-интернат директоры урынбасары Людмила Федагинага уен мәйданчыгы  сертификатын тапшырды.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 июньнән алып 14 июльгә кадәр яшь геологлар арасында II Республика ачык кыр олимпиадасы уздырыла. 29 июнь көнне Казанның “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда олимпиада тантаналы рәвештә ачыла. Анда Казакъстан Республикаларыннан һәм Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан 30 команда катнаша.
Кайбыч районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелә торган дару үләннәре җыю бәйгесе, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга өйрәтү, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк.
25 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Болгар музей-тыюлыгындагы палатка лагерында узучы II төбәкара “Болгар-Туган тел”  форумында катнашучылар белән очрашты.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International