Кайбыч районы укучылары табигый дару җыя

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Кайбыч районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелә торган дару үләннәре җыю бәйгесе, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга өйрәтү, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк.

"Безнең мәктәп укучылары яздан ук нарат һәм каен бөреләрен җыеп, киптереп тапшырдылар инде, хәзер алар үләннәр җыю белән мәшгуль. Дару үсемлекләренең исемлеге алдан бирелде, аларны җыю күләме күрсәтелде, шулай ук дару үлән­нәрен җыю тәртибе аңлатылды", – дигән районның Кошман мәктәбе укытучысы Гөл­шаһидә Сабирова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International