Татарстан, Казакъстан һәм Кырымның Бакчасарай районыннан яшь геологлары, ачык кыр олимпиадасына дип, Казанга җыела

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
27 июньнән алып 14 июльгә кадәр яшь геологлар арасында II Республика ачык кыр олимпиадасы уздырыла.

29 июнь көнне Казанның “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда олимпиада тантаналы рәвештә ачыла. Анда Казакъстан Республикаларыннан һәм Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан 30 команда катнаша.

Профильле смена кысаларында яшь геологларны нефть геологиясе нигезләре һ.б. буенча укыту курслары каралган. Олимпиадада катнашучылар минералогия, палеонтология, радиометрия буенча оештырылган ярышларда һәм конкурсларда белемнәрен сынап карыйлар. Катнашучылар өчен шулай ук мәдәни чаралар да каралган.

Төмәндә 30 июльдән 10 августка кадәр үтәчәк Яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы була. Анда катнашу өчен, Татарстан Республикасының җыелма командасы II Республика ачык кыр олимпиадасы нәтиҗәләре буенча туплана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International