Казанда яшь геологлар арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы уза

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
29 июньдә Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасының ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Росгео компаниясе, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитәкчелеге һ.б. катнашты. 27 июньнән 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге олимпиадада Татарстан Республикасыннан 30 команда, Крым Республикасының Бакчасарай районы һәм Казахстан Республикасы командалары катнаша.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы формалаштырылачак, алар 30 июльдән 10 августка кадәр Төмән шәһәрендә яшь геологлар арасында узачак X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International