ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 нчы март көнне Зәй районы Спорт сәләмәтлек узәгендә, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, йөзү ярышының республика финалы булып үтте. Ярышта барлыгы 15 шәһәр командасы үзара көч сынаштылар.
2014 елның 20 мартында Кукмара аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Кукмара муниципаль районы администрациясе башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һ.б. катнашында җыелыш булды.
24 мартта шәһәр тибындагы Балык бистәсе поселыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында суднолар моделе спорты буенча Россия Беренчелегенең ачылу тантанасы узды.
25-27 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе уза. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөгалимнәренә, шул исәптән Кама Аланы балалар бакчаларында да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ноутбуклар тапшырды.
2014 елның 24 мартында Түбән Камада беренче мәртәбә “Яз - бильярд уйнарга вакыт” дип аталган бильярд буенча турнир узды.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
31 мартта 19.10 сәгатьтә “Яңа гасыр” телеканалында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашында “Татарстан без коррупции” тапшыруы күрсәтеләчәк. Марс Бәдретдинов Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта махинацияләрне булдырмау чаралары хакында сөйләячәк.
Дәүләт Россия югары уку йортларында чит ил студентларын укыту өчен квоталарны алга таба да арттырырга тырышачак, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Дмитрий Медведев.
Киләсе елдан БДИның катлаулылык дәрәҗәсен үзеңә сайлап алу мөмкинлеге булачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы инде бу елдан ук чыгарылыш сыйныф укучыларына әлеге хокуктан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Мамадыш шәһәренең 3нче мәктәбе базасында 2 көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелгән дәресләр “Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру” темасы буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International