ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
“Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгендә 17 марттан 20сенә кадәр “Ата-аналар компетентлыгы” дип аталган тренинг-курс уза. Бу курс-тренинг төрле яшьтәге балалар өчен кулланылган бик борынгы, билгеле тәрбияләү фәлсәфәсе.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанның рейтингта катнашкан 162 мәктәбе арасыннан Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицее, 36нчы инновацияле технологияләр лицей-интернаты һәм 77нче гимназиясе, Әлмәтнең 2нче лицее, Казанның 2нче лицей-интернаты һәм Бөгелмәнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 6нчы мәктәбе беренче йөзлеккә керде.
Балтач бистәсендә күптән көтелгән балалар бакчасы төзелә башланды.
Барлыгы 120 урынга исәпләнгән бу бина гимназия янәшәсендә калкып чыгачак.
Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды.
Март аенда Сарманның Петровка Завод авылы мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп"декадасы үтә. Декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә.
Әлкидә фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән.
Чүпрәленең Яңа Уби авылында балалар бакчасы, төп мәктәп һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын берләштерәчәк күпфункцияле үзәкне төзүчеләр июль айларында төзеп тапшырырга ышандыра.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 13 мартында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратында 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханын оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында җыелыш узды.
Яңа Чишмә районының Акбүре мәктәбендә “Кояшкай“ балалар бакчасы өчен яңадан үзгәртеп корылган сыйныф бүлмәләрен ачу чарасы булып үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хөснуллинага символик ачкыч тапшырды.
2014 елның 13-14 мартында Актаныш муниципаль районында урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Ел укытучысы-2014” конкурсының зона этабы үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Актаныш муниципаль районнарыннан укытучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International