Әлкидә педагогик хезмәткәрләр юллама белән ял йортларына йөри

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Әлкидә фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән.
Укытучыларга февраль-март айларында тагын 20 юллама бирелгән. Аларның дүртесе – көньякка, Пятигорскидагы һәм Ессентукидагы ял йортларына. Апрельгә дә 10 юллама алынган инде, алар буенча ялга кемнәр ялга китәсе дә билгеле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International