Сарманның Петровка Завод мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Март аенда Сарманның Петровка Завод авылы мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп"декадасы үтә. Декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә. Ул бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тыгыз бәйләү максатыннан оештырыла.
Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә "Әти, әни һәм мин – спортчан гаилә" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылардан төзелгән "Ак Барс" һәм әти-әниләрнең "Ракета" командалары үзара көч сынаштылар. Ярыш "Колакны тап, борынны тап" уены белән башланып китте. Уен укучыларның "Ак Барс" командасы файдасына 14:11 исәбе белән тәмамланды. Өченче сыйныфта "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены, дүртенче сыйныфта "Гаилә учагы", бишенче сыйныфта "Безнең дус гаилә", алтынчы сыйныфта "Әти, әни һәм мин – дус гаилә" бәйгеләре узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International