ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 177 нче урта мәктәбендә узган конференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде. Чарада Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков, Казан шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде.
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле булган сорауларга җавап бирү өчен махсус телефон номеры булдырды.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Республика укучылары энергетика темасын тагын да яхшырак белә башлаячак. Былтыр мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча 9 техник түгәрәк эшли башлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы моның өчен 9 миллион сум акча биргән. ”Startup energy” проектын гамәлгә ашыруда Казан дәүләт энергетика университеты ярдәм итә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Белем бирү учреждениеләренең Казан оешмалары һәм предприятиеләре белән социаль хезмәттәшлеге кысаларында төрле эшләр эшләнә. Шуларның берсе – эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, яшь белгечләрне шунда төпләндереп калдыру максаты белән, укучыларны алдынгы предприятиеләр һәм оешмаларга алып баруны оештыру. Бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе”сендә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева әнә шулай дип белдерде.
Азнакай районында “Туган ягым – яшел бишек” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдим итте.
Яшел Үзән районының Мирный бистәсендә балалар бакчасы төзелә башлады. Ул объект социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлар янында урнашкан.

21-22 февральдә Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында республикакүләм “Иң яхшы физик әзерлек” конкурсы узды. Ярышлар Болгар шәһәрендә урнашкан “Олимп” спорт мәктәбендә үтте.
2014 нче елның 21- 23 февралендә Әлмәт шәһәрендә ТРсы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан кечкенәләр өчен Республикакүләм шәхси беренчелек һәм командалар арасында судомоделизм ярышлары үткәрелде. Ярышта барлыгы 4 өстәмә белем бирү узәгеннән 36 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне Әлмәт районы Яшь техниклар үзәге тәрбияләнүчеләре, 2 урынга Балык Бистәсе командасы, 3 нче урынга Казан шәһәре В.П.Чкалов исемендәге балалар техник үзәге тәбияләнүчеләре лаек булды. Шәхси беренчелек өчен барлык җиңүчеләр дә ТРсы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге дипломнары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International