Энергетикларны – мәктәптән үк...

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Республика укучылары энергетика темасын тагын да яхшырак белә башлаячак.  Былтыр мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча 9 техник түгәрәк эшли башлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы моның өчен 9 миллион сум акча биргән. ”Startup energy”  проектын гамәлгә ашыруда Казан дәүләт энергетика университеты ярдәм итә. 


Түгәрәкләр  Бөгелмә, Чал­­лы, Түбән Кама, Зәй шәһәр­ләрендә, Буа, Актаныш, Биектау, Чүпрәле, Нурлат  районы мәктәпләрендә ачылган. Аларга шушы җир­лектәге пред­приятиеләр шефлык итә. Бу оешмалар укучыларны экску­рсия­ләр­гә алып бара, кабинетларны җиһаз­лауда яр­дәм итә. Ә Казан дәүләт энергетика университетына килгәндә, ул төрле проектлар, уку программалары төзи, оешма җитәкче­ләренең квалификациясен күтәрү буенча эшли, белем бирү мәйдан­чыклары әзер­ли. Гомумән, мәктәпләрдә конферен­цияләр үткәрелә, анда иң  яхшы проектлар билгеләнә. Проект Казан дәүләт энергетика университетына  абитуриентларны җәлеп итү, аларны энергетикага кагылышлы һөнәрләр белән таныштыруны күздә тота. Университет галимнәре, сту­дентларның белеме шактый югары, һәм алар, чыннан да, бу юнәлештәге  һөнәр­ләрне үзләштерергә тели­ләр, дип белдерә. Универ­ситетның профиль класслары өчен җаваплы мөгаллим Дмитрий Иванов әйтүенчә, КДЭУ уку-укыту шартлары һәм техник җиһазландырылу ягыннан төбәктәге иң яхшы уку йортларының берсе булып тора. “Безнең төп максат – укучыларның энергетика юнәлешендәге фәнни-тех­ник оешмасын барлыкка ки­терү, иҗади сәләтле балаларны үстерү һәм реаль  икътисад секторына  җай­лаш­тыру“, – ди ул.


“Түгәрәктә укучылар төр­ле үлчәү җиһазлары, программалар  кулланырга өй­рәнә. Эш бүлмәсе физик кү­ренешләр һәм химик анализ лабораторияләренә бүленә”, – ди Зәйнең 4нче мәктәп директоры  Светлана Ларина. Актаныштагы 2 нче мәктәп директоры Илшат Вахитов әйтүенчә, алар уку елы башында өч төркем җыйган­нар. Бу – 15-20 укучы дигән сүз. “Укучылар тү­гәрәк­нең бар эшләрендә дә актив катнаша. Алар төрле бәйгеләр, конфе­ренция­ләрдә чыгыш ясый, үзлә­ренең проектларын тәкъ­дим итә”, – ди директор. “Без узган ел “Мәк­тәптән соң дәрес” кысаларында энергетика юнәлеше буенча грант оттык. Техник түгәрәк эшендә ”Водоканал” предприятиесе булыша, аның белән килешү төзедек, Энергетика университеты белән элемтәдә торабыз. Балалар үз проектларын эшли,  аларга кызык”, – ди Чаллы­ның 53 нче мәктәп директоры Жанна Моисеева. 


Бүген уку йортлары бе­гечләрне әнә шулай мәктәп­тән үк әзерләргә кереште. Бу булачак абитуриентларга да, вузлар өчен дә отышлы. Уку йортлары нинди белгеч әзерләвен алдан ук белеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International