Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Быел БДИ тапшырганда контрольны көчәйтү күздә тотыла
2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Р. Хәмитов сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма укучының кәрәзле телефон алып керүен яки күчерүен каты контрольдә тотачаклар.
Имтихан уздырыла торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, БДИ тапшыручының паспортын, пропускын һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр, алга таба барлык элемтә чараларын – кәрәзле телефон һәм коммуникаторларын калдырып керүне сораячаклар.
Икенче этапта исә укучы металл эзләү детекторы аша узарга тиеш була. “Әгәр прибор сигнал бирсә, кәрәзле телефонын калдырып керүен тагын бер кат сораячаклар. Укучы каршы килә икән, - имтиханга кертелми”, - дип аңлатты урынбасар.
Имтихан тапшыручыга биремнәрне чишәргә ярдәм итү, күчертү очраклары булмасын өчен, ягъни “үтә күренмәлелек”не арттыру максатында кертелгән чираттагы яңалык БДИ уздыру урыннарына видеокамералар урнаштыру белән бәйле. Хәзерге вакытта Татарстанда 107 БДИ уздыру пункты бар. Быел аларның барысын да күзәтү җайланмалары белән җиһазландырачаклар.
35 пункттан барган видеоязма онлайн режимда күрсәтеләчәк, ягъни трансляцияләнәчәк. Калган 72 пункттан трансляцияләр алып барылмаячак, әмма БДИ уздырылганнан соң, видеоязманы кабат карап чыгарга планлаштыралар.
“Язмаларның саклану вакыты 3 айдан да ким булмаячак. Онлайн режимда эшләгән пунктларга видеокамераларны федераль бюджет исәбенә урнаштырачакбыз. Хәзерге вакытта күзәтү җиһазларын кайсы урыннарга урнаштыру мәсьәләләре карала һәм чыгымнарны исәпләү эшләре алып барыла”, - диде Р. Хәмитов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз