ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
12 нче февральдә Спасс районында Спартакиада кысаларында үткәрелүче “чаңгы ярышы”, “чаңгыда эстафета” төрләре буенча бәйгеләрнең зональ этаплары башланып китте. Бәйгеләр 12 нче февральдән 16 нчы февральгә кадәр үткәрелде. Ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга муниципаль районнардан зональ этапларда 1, 2 нче урынны яулаган һәм шәһәр командалары арасында зональ этапларда 1, 2, 3 нче урынны яулаган командалар чыктылар.
2014 нче елның 5 нче февралендә Актаныш районында кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча I мәктәпара Спартакиадасы кысаларында үткәрелүче хоккей ярышларының зональ этаплары башланып китте. Ярышлар 5 нче февральдән 15 нче февральгә кадәр уздырылды. Ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга муниципаль районнардан зональ этапларда 1, 2 нче урынны яулаган һәм шәһәр командалары арасында зональ этапларда 1, 2, 3 нче урынны яулаган командалар чыктылар.
2014 елның 15-16 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемендәге концерт залында “Кояшбалалары” исемле гармония, матурлык һәм сәләт II Россия ачык бәйгесе узды.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 14 нче – 16 нчы февралендә “Регина” шифаханәсендә рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы – 11 нче сыйныфларында укучы татар балалары арасында татар теленнән уздырыла торган чираттагы республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада барлыгы 144 укучы катнашты. Укучыларның эшләренә бәяне түбәндәге жюри әгъзалары бирде: Харисов Ф.Ф., педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы мөдире, Харисова Ч.М., педагогика фәннәре докторы, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Хөснетдинов Д.Х., Юсупов А.Ф., Гайнуллина Г.Ф. һәм Казан техник университетының доценты филология фәннәре кандидаты Биктимирова А.Р. Укучыларның язу процессы Татар конгрессыннан килгән хезмәткәрләр күзәтчелегендә узды.
15 нче февраль көнне Байлар Сабасының чаңгы трассасында, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышының зона этабы булып үтте. Ярышта Саба, Кукмара, Арча, Теләче, Биектау, Питрәч, Әтнә командалары көч сынаштылар. Чараны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Котдусов И.И., “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” директоры Асадуллин М.Х., Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. катнаштылар.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел булуга багышланган чараларда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшьүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары актив катнаштылар.
2014 нче елның 14-16 нчы февралендә Казан шәһәрендә 44 нче Республикакүләм чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярыш ДАБӨББУ “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”, ААҖ “Татмедиа” һәм “Сабантуй” журналы белән берлектә оештырылды. Балтач, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Түбән Кама, Саба муниципаль һәм Казан шәһәреннән Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин районнарыннан барысы 96 кеше көч сынашты.
Арча районының барлык урта мәктәпләрендә В һәм С категорияле “Автомобиль йөртүче”, “Тракторчы–машинист” һөнәрләре үзләштерелә. РОСТО (ДОСААФ)ның автосыйныфлары узган елда “В” категорияле 143, “С” категорияле 130 машина йөртүче һәм 42 тракторчы әзерләп чыгарган. Бу һөнәрләрдән тыш, 5 мәктәп укучыларга тегүче, ЭВМ операторы, кондитер, автослесарь һәм башка белгечлекләр буенча да белем бирә.

14
февраль, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 13 нче февралендә югары һөнәри белем бирүче Федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты” ның интеграл база кафедрасында ТР икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча үзара ярдәмләшү турындагы Шартнамәгә кул куелды.

“РФдә мәгариф турында”гы ФЗ һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законы кабул ителеп, тормышка ашырыла башлау Татарстан Республикасының 35 законына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын бүген ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул иттеләр. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов закон проектының асылы белән депутатларны таныштырып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International