“Кояшбалалары” исемле гармония, матурлык һәм сәләт II Россия ачык бәйгесе узды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
2014 елның 15-16 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемендәге концерт залында “Кояшбалалары” исемле гармония, матурлык һәм сәләт II Россия ачык бәйгесе узды.
Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 350 катнашучы килгән иде. Алабуга шәһәре балалар йортында тәрбияләнүчеләр лаеклы призлы урыннар яуладылар: 14 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр яшь категориясендә 1 урынга Денис (16 яшь) чыкты. Мисс Грация исемен Алина (14 яшь) алды, мистер Элегантность исеменә Артем (16 яшь), ә Иң яхшы фотомодель исеменә Сергей (15яшь ) лаек булды.
Әйтергә кирәк, Алабуга балалар йорты администрациясенә дә бәйгене оештыручылар һәм жюри исеменнән рәхмәт белдерелде.
Әлбәттә, балаларны бәйгегә әзерләүдә күп кенә шәһәрдәшләребез һәм учреждениеләр җитәкчеләре актив катнаштылар. Әлеге бәйгедә балалар йортыннан барлыгы 11 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International