Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел булуга багышланган чараларда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшьүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары актив катнаштылар.
14 нче февральдә мәктәптә Әфганстанда барган сугышларда катнашкан запастагы полковник Ю.М. Гринь белән очрашу булды. Юрий Матвеевичның чыгышын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, кунакны олы бәйрәм белән тәбрикләделәр.
15 нче февральдә мәктәптә Спиридонова Л.А. һәм Степанов А.В. тарафыннан әзерләнгән класс сәгатьләре узды. Укучылар Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләре турында документаль фильм карадылар, соңыннан Әфган сугышы турында фикер алышу булды.
Класс сәгатьләреннән соң бер төркем укучылар Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар өчен торгызылган монумент янында шәһәр күләмендә оештырылган митингта катнаштылар. Мәктәпнең 20 укучысы Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар.
Шулай ук 15 февраль Н.Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшьүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары совет солдатларының Әфганстаннан чыгу көненә багышланган “Зәңгәр биретлар” ансамбленең концертын карадылар.
Концерт Химиклар мәдәният сараенда узды, балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International