Спасс районында Спартакиада кысаларында үткәрелүче “чаңгы ярышы”, “чаңгыда эстафета” төрләре буенча бәйгеләрнең зональ этаплары башланып китте

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
12 нче февральдә Спасс районында Спартакиада кысаларында үткәрелүче “чаңгы ярышы”, “чаңгыда эстафета” төрләре буенча бәйгеләрнең зональ этаплары башланып китте. Бәйгеләр 12 нче февральдән 16 нчы февральгә кадәр үткәрелде. Ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга муниципаль районнардан зональ этапларда 1, 2 нче урынны яулаган һәм шәһәр командалары арасында зональ этапларда 1, 2, 3 нче урынны яулаган командалар чыктылар.
Спартакиаданың зональ этаплары нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны сез Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтының «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегендә/ I мәктәп Спартакиадасы/зональ һәм финал этаплары буенча мәгълүмат» таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International