ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары.
19-21 ноябрьдә Казанда шундый темага халыкара конгресс уздырылачак. Анда кораб, автомобиль, энергомашина, приборлар төзелешләре, шулай ук аэрокосмик, мәгълүмати, мәгълүмати-коммуникацион, радиоэлектрон, инженерлык белеме технологияләре турында сүз барачак.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 13 ноябрендә “WorldSkills Russia Мәскәү – 2013” икенче ачык чемпионатында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов та катнашты.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институты белән берлектә 2013 нчы елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә нигезләнгән 177 нче мәктәп” базасында мәктәп директорлары, директор урынбасарлары һәм балалар бакчалары мөдире өчен республика күләм семинар үздыра.
2013 елның 5-9 ноябрендә Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатында яшь биологларның VII Бөтенроссия турниры булып узды. Турнир – ул укучыларның мавыктыргыч танып белү ярышлары. Укучылар Турнирда биологиядән фундаменталь белемнәрен, фәнни проблемаларны чишә белүләрен, логик фикерләүләрен, анализлау мөмкинлекләрен, башка укучылар һәм компетентлы жюри алдында үз фикерләренең дөреслеген моназара формасында дәлилли алуларын күрсәттеләр. Ярышларның төп формасы – биологик көрәш. Турнирның биремнәре ачык типта, ягъни алар бертөсле генә җавапка ия түгел, аларны чишү өчен, төрле ысуллар куллану күздә тотыла.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел уңаеннан “Калфаклы сандугач – 2013” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы узды. Җиде ел дәвамында Казан шәһәренең 4 нче татар гимназиясе һәм 24 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге фестиваль-конкурсның географиясе 2013 елда тагын да киңәйде.
Семинар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның төбәкара семинарда катнашучыларга төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда уңышлар теләп җибәрелгән сәламләү хатын уку белән башланды.
“Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен өйрәнү: аның кыенлыклары һәм киләчәге”. 7-8 ноябрьдә башкалабызда ТФАның Тарих институтындагы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсе Европа Тарих укытучылары берләшмәсе канаты астында әнә шундый актуаль темага халыкара конференция оештырды.
Күптән түгел физкультура белән даими шөгыльләнүче балаларның яңа белемнәрне яхшырак үзләштерүе тагын бер кат исбатланды. АКШ галимнәренең тикшерү нәтиҗәләре PLOS ONE журналында дөнья күргән.
Ютазы муниципаль районында балалар иҗат үзәгендә техник юнәлешне яңадан торгызып җибәрү мөһим. Моның өчен тиешле шартлар һәм җиһазлар кирәк, дип хәбәр итә үзәк директоры Ралит Хәйдәров.
Акча эшләү өчен туган төбәкләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган мигрантлар-мөһаҗирләрнең 60 проценты гаиләсе белән күченә. Шуларның 40-45 проценты - балалы гаиләләр. Әлеге балаларның безнең шартларда белем алуы, яңа мохиттә үзләренә урын табуы чынында проблемага әверелергә мөмкин. 2010 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яшәве билгеле. Башкалабызда гомер итүче милләтләр саны 115тән артып китә. Күбесе – Урта Азиядән.
Безнең төбәккә килгән әлеге гаиләләр өчен тору урыны табу, теркәлү, тел өйрәнү беренче мәсьәлә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International