ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе

18 декабрьдә Әлмәт физкультура укытучылары әзерләү техникумы җирлегендә “Студент яшьләр мохитында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда һәм наркоманиягә, тәмәке тартуга, эчкечелеккә каршы физкультура, спорт, туризм” исеме астында Республика студентлар фәнни-практик конференциясе булып узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә директорлар советы һәм ТР Көньяк-көнчыгыш регионнары уку йортлары конференцияне оештыручылар булып санала.


19
декабрь, 2008 ел
җомга

Бүген 6 номерлы кадетлар интернат-мәктәбе җирлегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзлары комитеты белән берлектә коллегия утырышы булды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” беренчел милли проекты рамкасында һәм конкурс процедураларын тормышка ашыруда конкурс үткәрү принципларын үтәү һәм квалификацияле экспертлар сайлау максатыннан 2009 елда иң яхшы укытучыларны сайлап алу конкурсында катнашырга гражданлык институтларын чакыра.


16
декабрь, 2008 ел
сишәмбе

8-12 декабрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Россия мәгариф психологларының “Психология һәм хәзерге заман Россия мәгарифе” исеме астында узган 1У Бөтенроссия съезды эшендә катнаштылар.

Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе 2009 елның 26 маеннан башлана. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте брифингында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм абитуриентлар белергә тиешле даталарны билгеләп үтте.

2008 елның 4 декабрендә Яр Чаллы укытучылар әзерләү көллияте җирлегендә “Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларын өстәмә әзерләү программасын тормышка ашыруда белемле якын килү” исеме астында укытучыларның Республика фәнни-практик конференциясе узды.


16
февраль, 2007 ел
җомга

Организаторами совещания выступают: Кабинет Министров Республики Татарстан, Министерство образования и науки Республики Татарстан, Агентство по общественному контролю качества образования и развитию карьеры (АККОРК), Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет.


15
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Республика мәгарифен информатизацияләүне үстерүгә булышлык итүче белем бирү проектларын ачыклау һәм мәгариф хезмәткәрләренең мәгълумати – коммуникацион технологияләр өлкәсендә осталыкларын күтәрү системасын камилләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы 2007 елның 26 февраленнән 29 мартына кадәр “Мәгариф эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану” дип аталган V нче ачык республика конкурсын оештыра һәм уздыра.

14
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм “Белем сыйфаты мониторингы Республика үзәге”(РЦМКО) дәүләт учереждениесе белгечләре 2007 елның 5 февраленнән 3 мартына кадәр БДИ һәм БРИ га на әзерләү буенча тьюторларны (укытучы - остазларны) укыту курслары уздыралар.

13
февраль, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 8 февралендә “Бердәм дәүләт имтиханнары өчен контроль үлчәм материаллары (КИМ)”дип аталган конкурста җиңүчеләрне билгеләү буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International