ТР Фәннәр Академиясенең 30 еллыгы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре ректорлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең 30 еллыгына багышланды.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры Алексей Калачев, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры, ТР Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген без фәнни җәмәгатьчелек өчен мөһим дата – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең 30 еллыгын, шулай ук республикада академик фәннең 100 еллыгын билгеләп үтәбез.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, юбилей чараларының Россиядә фән һәм технологияләр елында, Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында узуы символик мәгънәгә ия.

Татарстан фәне өчен Фәннәр академиясен булдыру тарихи вакыйга булды. 1991 елда ил үзгәртеп кору кризисын кичерде, республиканың фәнни потенциалын, фәнни мәктәпләрне саклап калу мөһим иде.

Бүген Татарстанда дистәләгән танылган югары уку йорты һәм Россия Фәннәр Академиясенең берничә институты эшли.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, республикада фәнни-мәгариф өлкәсенә ярдәм итү буенча законнар һәм оештыру чаралары комплексы кабул ителгән, фәнни-инновацион эшчәнлек өчен үсеш алган инфраструктура булдырылган – технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре челтәре, «Иннополис» уникаль проекты гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республиканың озак вакытлы үсеш перспективалары фәнни тикшеренүләрнең сыйфатын арттыруга турыдан-туры бәйли. Ул, Татарстан Фәннәр академиясенә икътисадның реаль секторы – эре җитештерүчеләр һәм шәхси бизнес белән тыгыз хезмәттәшлекне үстерергә, фәнни тикшеренүләрнең республика хакына алдынгы ил һәм чит ил фәнни үзәкләрен җәлеп итеп интеграциясен киңәйтергә кирәк, диде.

Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген ТР Фәннәр академиясе республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә, заманча фәнни-мәгариф сәясәтен формалаштыруга, шулай ук халкыбызның мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау һәм арттыру эшенә зур өлеш кертә.

Белешмә өчен:

ТР Фәннәр академиясе дәүләт фәнни бюджет учреждениесе булып тора. Гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасы, гамәлгә куючы функцияләрен ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башкара. Финанслау республика бюджетыннан гамәлгә ашырыла. Төп максат – Татарстан Республикасының тизләтелгән социаль-икътисадый, рухи һәм технологик үсешен тәэмин итү өчен юнәлешле фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне оештыру һәм уздыру.

Хәзерге вакытта ТР ФА 46 хакыйкый әгъза, 65 әгъза-корреспондент, 31 мактаулы һәм 13 чит ил әгъзасы; 7 фәнни бүлек белем һәм фән: гуманитар фәннәр, социаль-икътисадый фәннәр, медицина һәм биология фәннәре; авыл хуҗалыгы фәннәре; математика, механика һәм машина белеме; физика, энергетика һәм җир турында фәннәр; химия һәм химия технологияләре юнәлешләре буенча эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International