Көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары оештырылачак

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре һәм мәгариф оешмаларының эш тәртибе кертелү сәбәпле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр уңаеннан хәбәр итәбез.

Балалар бакчаларында, мәктәп һәм көллиятләрдә авырулар буенча вәзгыять Роспотребнадзорның кырыс контроле астында. Балаларның 20 проценттан артыгы авырган очракта сыйныфлар таркалуга ябыла. Карар учреждение җитәкчесе тарафыннан кабул ителә, бу хакта Роспотребнадзорның территориаль органы да хәбәр итә.

Көзге каникул расписаниесендә бернинди үзгәрешләр дә юк. Алар 1 ноябрьдә башланачак һәм 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак. Барлык учреждениеләрнең эше катгый рәвештә санитар - эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International