20-22 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында 9-11 сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Гарәп теле буенча олимпиадада Татарстанның Актаныш, Арча, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Ютазы районнарыннан 29 укучы катнашты.
Җиңүчеләр:
- Эль Шарави Омар, Казанның Совет районы 180-нче күппрофильле полилингваль гимназиясенең 7 сыйныф укучысы;
- Сафин Самир, «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының 10 сыйныф укучысы;
- Әл-Мәсри Әхмәд Саиф Али, Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясенең татар телендә белем бирүче 11 сыйныф укучысы.
Призерлар арасында Арча, Түбән Кама, Сарман районнары һәм Казан шәһәре укучылары бар иде.