Казанда мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизион этабы узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

21-22 гыйнвар көннәрендә Казанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 еллар сезонының дивизион этабы узды.

Уеннар Казанның Киров районының 188-нче номерлы күппрофильле лицее спорт залында үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Егетләр арасында:                                                                                                                              

1 урын-Казанның Совет районы Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей;

2 урын-Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее;

3 урын-Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Кызлар арасында:

1 урын – Казан шәһәре Идел буе районының 83-нче номерлы лицее-мәгариф үзәге;

2 урын-Казанның Яңа Савин районының Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе;

3 урын-Казан шәһәре Мәскәү районының «Гармония» 20-нче номерлы гимназиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International