Татарстанлылар «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» һөнәр конкурсында катнаша алачак

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанлыларны «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО тарафыннан оештырылган, «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» бөтенроссия һөнәр конкурсында катнашырга чакыралар.

Максат — мәгариф өлкәсендә идарәчеләрнең перспективалы командаларын эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Катнашу өчен бер муниципаль берәмлекнең биш белгеченнән торган командага сайтта теркәлергә кирәк. Командага җитәкче яки җитәкче урынбасары, мәгариф идарәсе муниципаль органы белгече, структур бүлекчә җитәкчесе, мәгариф оешмасының ике җитәкчесе (яки урынбасары) керергә тиеш. Заявка кампаниясе февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс барлыгы биш этаптан тора. Катнашучыларга дистанцион тест һәм белем бирү программасы, көндезге ярымфиналлар һәм финал (2022 елның сентябрендә) узарга туры киләчәк. Җиңүчеләр идарәчеләрнең кадрлар резервына керәчәк.

Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International