Сергей Кравцов: «Мәктәпне капиталь ремонтлау аркасында белем бирү процессын туктату дөрес түгел»

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Капиталь ремонт барган дәвердә, балаларны башка мәктәпләргә күчергән очракта, хичшиксез, аларны транспорт белән тәэмин итәргә һәм белем бирү процессының өзелүенә юл куймаска кирәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә төбәк идарә органнары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Без мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү буенча масштаблы проектка керешәбез. Бу –комплекслы эш. Ул капиталь ремонтны, мәктәп инфраструктурасын яңартуны, бөтен ил буенча укытучыларның квалификациясен күтәрүне, укучыларның үзләрен, аларның ата-аналарын актив кушылуын үз эченә ала. Бу чараларның барысы да балаларны укырга һәм талантларны үстерергә рухландыра торган уңайлы, имин һәм заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлтелгән», - диде Сергей Кравцов.

Программа буенча 2022 елда 79 төбәктә 1300 объект, 2023 ел ахырына кадәр – 3000 объект, ә 2026 ел ахырына кадәр – 7 300 объект ремонтланырга тиеш.

«Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча штаб булдырылды инде. Без төбәкләргә программаның барлык этапларында кирәкле ярдәм һәм консультацияләр күрсәтәчәкбез. Моның өчен методик тәкъдимнәр әзерләнә, алар шул исәптән җиһазлар буенча үрнәк инфраструктура битләрен үз эченә ала», – диде мәгариф министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International