ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак Казанның 131 нче номерлы физика-математика лицеенда булдылар.
Турчак билгеләп үткәнчә, төбәк сәфәрләре барышында ул «Бердәм Россия» нең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга барган халык программасы үтәлешен контрольдә тоту өчен гомуми белем бирү учреждениеләренә йөри.
131 нче лицей бинасына 60 елдан артык. Бүгенге көндә ул җитди ремонт таләп итә: вакытлар узу белән азык-төлек блогы – бер катлы янкорма бинасы астында нигез ташланган, бинаның бер өлеше аша ярык та киткән, ул гел арта бара.
Бинаны капиталь ремонтлау өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 32,5 млн сум бүлеп бирелгән.
Капиталь ремонт программасына шулай ук су үткәрү һәм канализация, җылыту системасын ремонтлау, электр үткәргечләрне алыштыру, аерым кабинетларны капиталь ремонтлау тәкъдим ителде.