Укучыларны «Зур тәнәфес» кебек конкурсларга җәлеп итү укучыларның мөмкинлекләрен киңәйтә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә төбәк идарә органнары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
«Ел саен «Зур тәнәфес» конкурсында катнашучылар саны арта бара. Балалар үзләре булган мөмкинлекләр турында белергә тиеш. Һәм безнең бурыч – аларга бу мәгълүматны җиткерү. Бүген студентлар өчен «Синең йөреш» Бөтенроссия конкурсының икенче сезоны старт ала. Проектның яңа сезонында 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнаша ала», - дип хәбәр итте мәгариф министры.
Сергей Кравцов эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше - 6-11 сыйныф укучыларының «Киләчәккә Билет» дигән башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты булуын билгеләп үтте.
Ул балаларны тәрбияләүдә патриотизмга игътибар бирү мөһим, дип өстәде.
Мәктәптә өстәмә белем бирү темасына кагылып, Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2024 елга кадәр һәр мәктәптә театр түгәрәге һәм спорт секциясе булдырылырга тиеш. Бүгенге көндә 18 мең спорт секциясе һәм 7 мең театр түгәрәге эшли.
Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты җитәкчесе Ольга Казакова шулай ук киңәшмәдә чыгыш ясады һәм мәктәпләрдә өстәмә белем бирү – мәктәп театрлары һәм спорт клублары оештыру белән бәйле инфраструктура булдыру зарурлыгын хуплады.