Казан студентларының "мобиль" гадәтләре

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Студентларның челтәрдәге активлыгына күп очракта алар укыган вузның профиле йогынты ясый. Мегафон аналитиклары, Татарстанның төп вузларын каплауны тәэмин итүче база станцияләрендәге мобиль трафикны анализлап, әнә шундый нәтиҗәләргә килгән.

Казан дәүләт энергетика университеты укучылары иң алдынгы интернет-серферлар булып чыкты. Энергетика өлкәсендә булачак белгечләр, гади Казан студентына караганда, интернеттан 1,5 тапкыр күбрәк файдалана икән. Ә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә челтәрдә иң аз вакыт утыралар – бер кулланучыга трафик күләме 2 тапкырдан кимрәк. Репетицияләр күп булгач,  гаджетларга җитешеп булмый, күрәсең.

Казан дәүләт мәдәният институты студентлары иң аралашучан булып чыкты, алар стандарт тавыш элемтәсеннән 50% - ка күбрәк файдалана. Ә менә инженерлар күп сүзле түгел – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты укучылары шалтыратуларга вузлар буенча уртача вакыттан 40% ка кимрәк сарыф итә.

Гомумән алганда, Казан студентлары яшь буын шатлыратып сөйләшүгә караганда, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән ешрак файдалана, дигән киң таралган фикерне раслый. Югары уку йорты студенты, гадәттә, аена бары тик 115 минут сөйләшә. Ә менә мобиль интернетны 22 Гб-ка якын тота.

Статистика күрсәткәнчә, республика вузларында мобиль активлык арта бара, һәм студентлар акрынлап аудиториягә – традицион уку форматына әйләнеп кайта.  Быелгы уку елының беренче семестрында, узган ел белән чагыштырганда, югары уку йортларына хезмәт күрсәтүче Мегафонның база станцияләренә йөкләнеш 23% ка арткан. Шуңа да карамастан, казанлылар пандемия вакытында алган онлайн-белем бирүдән дә баш тартырга ашыкмый. Соңгы елда төбәктә укыту ресурсларына трафик 5 тапкыр диярлек арткан. Бигрәк тә инглиз телен дистанцион формада өйрәнү популярлашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International