21-25 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында һәм Казанның Вахитов районындагы 131-нче номерлы лицеенда Республика олимпиада үзәге 7-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.
Ярышларда Татарстанның 18 муниципаль районыннан муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиадаларның төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.
Физика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре:
- Руслан Котов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты укучысы;
- Глеб Мекешкин, Казан шәһәре Вахитов районының 131-нче номерлы лицее укучысы.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама районнарыннан 33 укучы призер булды.
Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Казан, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарыннан 9-11 сыйныф укучылары җиңү яулады. Призлы урыннарны Татарстанның 6 районыннан 30 егет һәм кыз алды.
2021-2022 уку елында физика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Сочида «Сириус» та узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!