Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы милли проектлар кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү темпларын арттыруга иреште. 2019 елдан 358 мең урынга исәпләнгән 699 яңа мәктәп ачылды, ә 2024 ел ахырына кадәр дәүләт башлыгы йөкләмәсе нигезендә 1300дән дә ким булмаган мәктәп кертеләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында узган Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Сергей Кравцов ассызыклаганча, россиялеләр өчен уңайлы мәгариф инфраструктурасын формалаштыруга аерым игътибар бирелә.
«2019 елдан 307 мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә кертелгән. Быел тагын 292 мәктәпне тапшырачакбыз, ә тулаем алганда, җыелган темплар 2024 ел ахырына кадәр 1300 яңа мәктәпне сафка бастыру өчен графикка сыешырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде мәгариф министры.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру, өченче сменаны бетерү мәсьәләләре уңышлы хәл ителә.
Әйтик, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирүгә гаиләләрнең ихтыяҗы Россиянең 80 төбәгендә тулысынча диярлек ябылган, ә 2024 елда илдә бу өлкәдә 100 процент балаларны колачлаячак. Россия Финанс министрлыгы әлеге максатларга өстәмә рәвештә 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп биргән.
Мәктәпләрне заманча уку җиһазлары белән тәэмин итү, шул исәптән табигый-фәнни һәм технологик дисциплиналарны өйрәнү буенча масштаблы эш алып барыла. 18 мең мәктәп спорт клубы һәм 7 меңнән артык мәктәп театры булдырылган, ә 2024 елга мондый клублар һәм театрлар илнең һәр мәктәбендә барлыкка киләчәк.
Тагын бер мөһим юнәлеш – Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Төзелеш министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган авыл һәм бистә мәктәпләренә аерым игътибар белән мәктәп биналарына капиталь ремонт ясау буенча масштаблы программа булдырылу. Сергей Кравцов сүз нәкъ менә комплекслы модернизацияләү турында бара, мәктәпләр шулай ук яңа уку җиһазлары, дәреслекләр белән җиһазландырылачак, аларның террорчылыкка каршы якланганлыгы артачак, дип ассызыклады. Моннан тыш, программада педагогларны яңадан әзерләү каралган.
«Быел ук 1653 мәктәп бинасында ремонт башланачак - бу башлангыч планнардан ике тапкыр артык. Биш ел дәвамында 7300 мәктәптә ремонт үткәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Моннан тыш, педагогик вузларның матди-техник базасын масштаблы яңарту башланды, ул булачак укытучыларны кабул итү һәм әзерләү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.