РФ Мәгариф министрлыгы тәрбия эше планына Холокост корбаннарын искә алу көнен өстәде

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Холокост корбаннарын искә алу көнен 2021-2022 уку елына тәрбия эше планына кертте. Ведомство тиешле боерыкны чыгарды, аның белән узган елның августында расланган календарь планына үзгәрешләр кертелә.

«27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне, иң зур «үлем лагере» Аушвиц-Биркенау (Освенцима) – Холокост корбаннарын искә алу көне», – диелә документта.

Элек Министрлык раслаган календарь планында 27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне генә билгеләнгән иде.

Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2005 елның ноябрендә расланган иде.

calend.ru сайтында хәбәр ителгәнчә БМО Генераль Ассамблеясы «Холокост дәресләре киләчәк буыннар хәтерендә мәңгегә саклансын һәм киләчәктә геноцид актларын булдырмауга ярдәм итсен өчен» дип аталган агарту программалары үткәрергә чакыра. Төрле бәяләүләр буенча, Освенцим барлыкка килгән чорда анда 1,5 млн.нан 4 млн. га кадәр кеше һәлак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International