Казанда «Оча торган робототехника» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк этабы уза

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Казанда «Оча торган робототехника» компетенциясе буенча WorldSkills чемпионатының региональ этабы уза. Көллиятнең биш студенты квадрокоптер программалаштыра, ул билгеле бер техник бирем буенча оча. 

Катнашучыларга биремне үтәү өчен ике сәгать вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә алар код яза һәм аны эштә тикшерә алган. Өстендә уникаль бизәк беркетелгән робот-пылесос, бизәкле кечкенә генә мәйданчык буйлап йөри, шуңа дрон утырырга тиеш була. Бу этап компетенция программасында инде дүртенче урында. Элегрәк студентлар төсле рәсемнәрне анализласын һәм бирелгән программа буенча оча алсын өчен квадрокоптер программалаштырганнар иде. Ә алда аларны дрон модельләштерелгән складның торышын анализларга һәм үз урыннарында нинди тартмалар тормавын аңларга тиешле задание көтә, дип аңлатты Шишканова.

Ярышларда судьялар корпусы ролен башкаручы экспертлар да катнаша. Шуларның берсе-Артем Баталов, элек «Цифрлы алга китеш» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды, анда аның командасы миллион сум акча откан иде.

«Беренче карашка, бирем гади генә кебек тоелса да, эшкә тотынганда кыенлыклар күп булачак. Нигездә, башкару өчен программалаштыру, физика һәм геометриянең база күнекмәләре җитәчәк. Мондый программа су мониторингында кулланылырга мөмкин, әйләнә-тирәне өйрәнү өчен корабтан төрле пилотсыз җайланмалар җибәрелә», - дип хәбәр итте эксперт.

Барлык биш этап нәтиҗәләре буенча өч җиңүче ачыкланачак, аларның иң яхшылары Татарстан данын Бөтенроссия ярышларында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International