КФУ цифрлы киңлек мәгълүматлары өлкәсендә белгечләрне укыту буенча консорциумга керде

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Казан федераль университеты «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен белгечләр әзерләү буенча югары уку йортлары консорциумына керде. 

Консорциум Росреестр һәм Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты тарафыннан геодезия, картография һәм киңлек мәгълүматлары өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен оештырылган. КФУдан тыш, консорциум составына Томск һәм Төмән дәүләт университетлары керде.

«Россиядә геодезия, картография һәм геомәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни-технологик карарларга һәм кадрларга ихтыяҗ ил үсешенең социаль, икътисади һәм территориаль мәсьәләләрен хәл итү өчен мөһим бурыч булып тора», — дип билгеләп үтте Росреестр җитәкчесе урынбасары, цифрлы трансформация җитәкчесе Елена Мартынова.

Белгеч фикеренчә, «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы быел гамәлгә ашырыла башлаган, тармакны үсешнең яңа этабына чыгарачак. Консерциум булдыру Россиянең берничә төбәгендә профильле белгечләр әзерләүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дип ачыклык кертте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International