Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары акциягә Интернетсыз көн акциясенә кушылырга тәкъдим итә

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

30 гыйнварда Халыкара интернетсыз көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары Түбән Кама халкына #НижнекамскЛайкниРеальность акциясенә кушылырга тәкъдим итәләр.

Акциянең максаты-кешеләргә реаль тормышта да чын дуслар булуын искәртү, виртуаль аралашу яки онлайн-чатларда гына аралашу түгел, ә тере, бер-береңне күреп аралашу да бар икәнен искә төшерү.

Үткәрелә торган акция кысаларында агросәнәгать көллияте студентлары 30 гыйнварда акциягә кушылырга һәм якшәмбе көнне интернеттан баш тартырга дигән үтенеч белән агитация видеоролигы төшерделәр. Чөнки реаль тормыш кызыклы һәм төрле, анда чын дуслар, тере аралашу, мавыктыргыч шөгыльләр һәм якты хисләр бар.

Көллият студентлары инде акциягә кушылган. Активистлар йөрәк формасында тезелеп басып, социаль челтәрләрдә «Миңа ошый» дигән билге сурәтләгәннәр. Шулай итеп, флешмобта катнашучылар туган шәһәргә «реаль лайк» куйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International