«Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

«Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча республика олимпиадасы 27 гыйнварда В.Д. Поташова исемендәге Техник көллият базасында узды.

Олимпиаданың максаты:

- үлчәү бердәмлеген тәэмин итү нигезләрен өйрәнүдә олимпиадада катнашучыларның кызыксынучанлыгын арттыру;

- «Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча укучыларның теоретик әзерлегенең һәм практик күнекмәләренең сыйфатлы дәрәҗәсен күтәрү;

- гамәли мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү күнекмәләрен камилләштерү;
- һөнәри мохиттә метрологик проблемалар белән кызыксынуны арттыру.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстанның метрология, сертификацияләү һәм стандартлаштыру өлкәсендә әзерлек юнәлешләре буенча белем алучы 16 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары чакырылган иде. Олимпиада өч этапта узды.

Олимпиадада катнашкан 16 кеше теоретик сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук алар әлеге белемнәрен практикада, мәсьәләләрне хәл итеп исбатладылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча конкурсантлар әзерлекнең шактый югары дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм призлы урыннарга лае булдылар: 

1 урын-Инсаф Сабирҗанов, Алабуга политехника көллияте;

2 урын-Данис Габбасов, Зәй политехника көллияте;

2 урын-Руслан Нәбиуллин, Яр Чаллы политехника көллияте;

3 урын-Ләлә Сушкова, А. П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы. 

Номинацияләр:

Иң яхшы теоретик – Вадим Корнилов, Кама дәүләт автомеханика техникумы; Вадим Зыков, Н.В.Лемаев исеменләге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте.

Иң яхшы практик – Айнур Гомәров, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, Айвар Хәертдинов, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.

Бурычларны хәл итү буенча иң яхшысы – Илсур Кыямов, Лениногорск политехника көллияте; Никита Конов, Бөгелмә машина төзелеше техникумы.

Студентлар метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү өлкәсендә белем дәрәҗәсен бәяли алдылар, ә иң мөһиме – көллиятне тәмамлаганнан соң эшкә урнашу өчен өстәмә мотивация алдылар.

Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатлар алды, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International