Казанда Ф.Яруллинның иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә, аларны гуманитар фәннәр өлкәсендә тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, педагогларны һәм укучыларны милли мәдәниятнең рухи кыйммәтләренә җәлеп итү юлы белән стимуллаштыручы шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Чара Казанның Яңа Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбе базасында узачак.
Конференция эшендә 4-11 сыйныф укучылары, Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша.
2021 елның 10 декабреннән 30 декабренә кадәр гаризалар һәм тикшеренү эшләре алып барылды, 20 гыйнварга кадәр эшләр жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде, аның составында - Фәнис Яруллин музее хезмәткәрләре, язучылар, галим-филологлар булды.
8 февральдә фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрне ачыктан-ачык яклауны күздә тоткан чираттагы этап планлаштырыла.