Чаллы укучылары рус теле буенча республика олимпиадасында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

27-29 гыйнвар көннәрендә Татарстанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Турнирда республиканың 24 муниципаль районыннан гомуми белем бирү оешмаларының 4-8 сыйныфларында белем алучы 161 укучы катнашты, алар муниципаль этапта тиешле күләмдә баллар җыйдылар, шулай ук узган елгы олимпиаданың йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

28 гыйнварда олимпиадада катнашучыларга бер турда лингвистик бурычлар үтәргә тәкъдим ителде, аларны үтәү барышында укучылар фонетик, морфема һәм сүз анализының күнекмәләрен, рус теле лексикасы һәм этимологиясен, сүзнең морфологик анализы күнекмәләрен, рус теле тарихы өлкәсендә хәбәрдарлыкны күрсәттеләр.

Җиңүчеләр булып түбәндәге катнашучылар танылды:

- Әмир Салихов, Яр Чаллы шәһәренең 78 нче Пушкин лицееның 4 сыйныф укучысы;

- Анна Коровина, Яр Чаллы шәһәре 77 нче гимназиясенең 5 сыйныф укучысы;

- Владислав Шевелев, Яр Чаллы шәһәренең 78 нче Пушкин лицейның 6 нчы сыйныф укучысы;

- Әнвәр Хәкимов, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы;

- Софья Чикурина, Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицееның 8 сыйныф укучысы.

Призлы урыннарны Казан, Чаллы, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба һәм Чистай муниципаль районнарыннан 64 укучы алды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән рус теле укытучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International