Сораштыру: Күпчелек мәктәп укучылары югары белемне карьера өчен мөһим дип саныйлар

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

8-9 сыйныф укучыларының 72 проценты югары белемне киләчәк уңыш өчен мөһим дип саный. Ата-аналар да моның белән килешә. MAXIMUM Education мәгариф компаниясе үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый.

Баланың мәктәптән соң югары уку йортына керергә планлаштыруы турында ата-аналарның 70 проценты сөйләде, тик 7 процент кына бала вузга укырга бармаячак, дип җавап бирде.

Укучыларның ата-аналарыннан аларның бала өчен вуз яки көллиятне ничек сайлаулары турында сораштылар. Аларның 45 проценты баланың төгәл уку йортында белем алу теләгенә йөз тотуын билгеләп үтте. 6 процент өчен престиж мөһим, ике процент өчен - уку бәясе. 42 процент бу өч факторның җыелмасы мөһим, диде.

Шул ук вакытта, сораштырылучыларның өчтән икесе Россия мәгарифе "Күтәрә алмаслык кыйммәт", дип саный.

Шул ук вакытта, 8-9 сыйныф укучыларының яртысы диярлек әлегә үзенең булачак һөнәрен сайламаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International