Эксперт советы мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсен карады

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда ТР Дәүләт Советы Президиумының "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру эше турында"гы Карарын үтәү мәсьәләсе каралды.

Әлеге мәсьәлә турында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәгълүмат бирде. Ул шулай ук депутатларга һәм эксперт советы әгъзаларына туклану сыйфатын эчке һәм ата-аналар контролен оештыру, мәктәпләрдәге азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасы проектын әзерләү, махсус һәм ташламалы туклану программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.

"Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина мәктәпләрдә балалар туклануын оештыруга карата таләпләрне тәэмин итү юнәлешендә ведомство тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Людмила Рыбакова республиканың мәгариф оешмаларында мәктәп туклануын оештыруны контрольдә тоту буенча депутат комиссиясе эше турында сөйләде.

Комитет рәисе Айрат Зарипов әлеге мәсьәләне карап тикшерүгә йомгак ясады һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Бу мәсьәлә иртәгә парламент комитеты утырышында, Эксперт советы бәяләмәсен исәпкә алып, каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International