2022 елгы БДИга әзерлек финиш сызыгына чыга: 1 февральдә сайлау буенча имтихан тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамлана. БДИны кайсы чорда тапшырырга җыенуыгыз мөһим түгел. Әле мәктәптә укыган укучылар документларын үз мәктәпләрендә тапшыра ала, ә мәктәпне узган ел тәмамлаучылар һәм чит ил гражданнары моны БДИ тапшыру өчен махсус теркәү пунктларында эшли ала. Һәр төбәк мәгариф идарәсендә мондый урыннар исемлеге бар.
Элеккечә, сайлау буенча фәннәр арасында җәмгыять белеме рекордчы булып кала бирә. Исегезгә төшерәбез, узган ел аны 307 меңгә якын кеше сайлаган, бу узган ел белән чагыштырганда 14 меңгә күбрәк. Экспертлар фикеренчә, әлеге саннар тагын да үсәчәк. Ни өчен икәне аңлашыла: җәмгыять белеме буенча БДИ бик күп белгечлекләргә - юриспруденция һәм икътисадтан алып лингвистика, сәнгать белеме һәм политологиягә кадәр керү өчен кирәк. Дөрес, 2021 елда җәмгыять белеме буенча БДИны имтиханда катнашучыларның 18 проценты тапшыра алмаган. Чөнки кайчагында аны иң катлаулы яки бөтенләй запас вариант итеп сайлыйлар да, шуның аркасында "капкынга" төшәләр.
Еш кына мәктәп укучылары закон чыгару һәм башкарма хакимият функцияләренең аерылышы турындагы сораулар, федераль һәм муниципаль хакимиятләр арасында вәкаләтләрне бүлешү өлешендә җитди авырлыклар кичерәләр. Күпләр Конституциянең кайбер пунктларын аңлата алмый. БДИга әзерләнүчеләргә, беренче чиратта, бу үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк.
Узган ел күрсәткечләре буенча икенче популяр фән - физика: 128,5 мең катнашучы. Гадәттәгечә бу фәнне һәр дүртенче чыгарылыш сыйныф укучысы сайлый. Тик менә шунысы кызык: узган ел белән чагыштырганда, физика буенча БДИ бирүчеләр саны 10 меңгә диярлек кимеде. Бу күп кенә югары уку йортларының укырга керү өчен физиканы информатика фәненә алыштыру белән бәйле.
Лидерлар бишлегендә шулай ук биология, тарих һәм информатика. Өстәвенә, биология һәм информатика популярлыгы артса, менә тарих белән аз гына азрак кызыксына башладылар.
1 февральдән соң сайланган предметларны үзгәртү мөмкин тбулмаячак. Бары тик җитди сәбәпләр аркасында гына (авыру яки гаилә хәлләре) аны күчерергә мөмкинлек бирелә. Тик моның өчен дәлилләүче документлар кирәк булачак.