31 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртән медицина фильтры уза. Бүген – 799, узган елның 1 сентябреннән башлап 39 235 кеше иртәнге фильтрны үтмәгән.
260 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан Минзәләдә - 3 мәктәп, Лаешта - 3 мәктәп һәм Тәтеш районында 1 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.
Авыру балалар белән элемтәдә булган балаларны аерым сыйныфларга күчерү, эпидемиягә каршы иң мөһим чараларның берсе булып тора. Ата-аналардан тагын бер кат үтенәбез: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.
Әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен "Спутник М" вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.