1 мартка кадәр «Без» II Бөтенроссия гаилә видеороликлар конкурсында катнашуга заявка бирергә мөмкин. Бу үз бәхете һәм үзара аңлашу рецепты белән уртаклашырга әзер гаиләләр өчен проект. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан уздырыла.
Ярыш төрле номинацияләр буенча уза: «Без - гаилә!», «Безнең милли традицияләребез», «Безнең кече Ватаныбыз», «Безнең гаилә мавыгуларыбыз», «Безнең йорт хайваннары», «Безнең гаилә мультигы», «Гаилә һәм мәктәп».
Иң яхшы ролик авторлары бүләкләр алачак. Эшләр саны һәм ярышырга мөмкин булган номинацияләр саны чикләнмәгән. Конкурста катнашу өчен, 30 секундтан 5 минутка кадәр озынлыктагы ролик төшерергә, аны теләсә кайсы файлообменникка йөкләргә, исем һәм кыскача тасвирлама уйлап табарга, 1 мартка кадәр гариза тутырырга һәм конкурс нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.
Һәр сорауны оештыручыларга kino.pedagogika@gmail.com адресы буенча хат җибәреп бирергә була.