Голикова: Көллияттә уку вакыты кыскарачак

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

"Профессионалитет" Хөкүмәтнең стратегик инициативасы кысаларында урта һөнәри белем бирүне үстерү көллиятләрдә уку вакытын кыскартачак, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова. Студентлар эш бирүче өчен кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләр алачак, ә белем бирү программаларының күпчелек өлеше гамәли әзерлеккә биреләчәк.

Кадрлар заказчылары буларак предприятиеләр квалификацияле, практик күнекмәләргә ия, шунда ук эшкә керешергә әзер булган 350 мең хезмәткәрне алачак.

Кадрларны әзерләүнең яңа системасын соңгы елларда урта һөнәри белемгә керүчеләр сизелерлек үсешне исәпкә алып төзиячәкләр. "Проектны гамәлгә ашыру студентларга заманча таләпләргә туры килә торган колледжларда, актуаль күнекмәләргә ия педагогларда һәм мастерларда белем алу мөмкинлеген бирәчәк", - дип ассызыклады хөкүмәт рәисе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International