5 февральдә Татарстан мәктәпләрендә саф һавада чаралар оештырылачак

2022 елның 5 феврале, шимбә

5 февральдә республика мәктәпләренә мәктәп яны территориясендә саф һавада спорт, мәдәни-танып белү акцияләре үткәрергә тәкъдим ителде. Һәр мәктәп балаларны эш белән тәэмин итү форматын үзе сайлый.

Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәреләчәк.

Уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International