Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында 4 мәктәп тулысынча ябылды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

7 февральгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 710 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 43 148 бала). 

193 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан 4 мәктәп: Актанышта - 2, Минзәләдә - 1 һәм Тукай районында 1 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Авыру балалар белән элемтәдә булган балаларны аерым сыйныфларга күчерү, эпидемиягә каршы иң мөһим чараларның берсе булып тора. 

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булалар. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International