Россия Федерациясе Хөкүмәте квотасы буенча чит ил гражданнарына белем бирү урыннары саны 2022 елда 5 мең урынга арттырылачак һәм 23 мең урын, ә 2023 елда 30 мең урын тәшкил итәчәк. 2021 елда чит ил студентлары өчен еллык квота 18 мең урыннан артмаган.
2021/22 уку елының кабул итү кампаниясендә иң күп заявкалар Кытай, Вьетнам, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әфганстан кебек илләрдән алынган. Шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан, Сүрия һәм Монголия гражданнарына Россия Федерациясе Хөкүмәте квотасы чикләрендә уку урыннары саны арттырылды.
2020/21 уку елында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте квотасы буенча укырга кабул ителгән БДБ гражданнары саны алдагы уку елы белән чагыштырганда 9,7% ка, ә 2021/22 уку елында тагын 16% ка арткан.
Казан (Идел буе) федераль университетының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Тимирхан Алишев хәбәр иткәнчә, тулаем алганда, чит ил кешеләре керү өчен квотаның артуын уңай бәялиләр. Бу чит ил студентлары контингентын диверсификацияләү һәм чит илләрдән талантлы яшьләрне җәлеп итү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда КФУ бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 59 грантны мөстәкыйль бүлүгә хокук алды, моның өчен сайлап алу конкурслары оештырыла.
Тимирхан Алишев билгеләп үткәнчә, мөһим юнәлештәге квоталар саны арту белән беррәттән, әлеге программаның алга таба да үзгәрүчәнлеге артырга тиеш, мәсәлән, чит ил университетлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган челтәр программаларына һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларына ярдәм итү.