Татарстанның алты югары уку йорты Россиянең иң яхшы вузлары арасына керде

2022 елның 2 апреле, шимбә

Татарстанның алты вузы Россиянең иң яхшы уку йортлары предмет рейтингларына керде. RAEX агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика исемлекләргә кергән югары уку йортлары саны буенча төбәкләр арасында өченче баскычны били.

Алдынгы вузлар арасына Россиянең 41 төбәгеннән 136 университет кергән, тәкъдим ителгән югары уку йортлары саны буенча Мәскәү (40) – беренче, Санкт-Петербург (17) икенче урынны алган. Татарстаннан соң рейтингта Башкортстан урнашкан, әлеге республиканың биш университеты төрле дисциплиналарда алдынгы булган.

Республика вузлары арасында рейтингларга эләгүләр саны (20) буенча КФУга тиңнәр булмаган: «биология», «география», «педагогик белем», «экология», «филология һәм журналистика», «нефть-газ эше» һ.б. КХТИ – ике, КАИ, Иннополис университеты, КДМУ һәм КДАТУ бер категориядә тәкъдим ителгән.

Рейтинглар Мәгариф һәм фән министрлыгы, Clarivate Analytics һәм Scopus библиометрик мәгълүматлар провайдерлары, «Мин - профессионал» студентлар арасында ярышлар оештыручылар, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм СКАН-Интерфакс социаль медиасының мониторинг һәм анализ системалары, онлайн-курс агрегаторлары, Alexa веб-аналитика платформалары һәм социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматлар нигезендә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International