Татарстанда өч яшьтән зуррак сабыйлар балалар бакчасында урын белән 100 процент күләмендә тәэмин ителгән.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча, мәктәпкәчә белем белән тәэмин ителеш 97,4 процент дәрәҗәсендә, шул исәптән өч яшьтән олырак балалар өчен ул 100 процент тәшкил итә, өч яшькә кадәрге балаларның 82 процентына бакчада урын бирелгән», - диде министр.
Татарстанда 1993 балалар бакчасында 215 меңнән артык бала тәрбияләнә. Билгеле булганча, республикада өч яше тулган балаларны урын белән тәэмин итәр өчен, соңгы елларда киңкүләм рәвештә балалар бакчалары сафка бастырылды.
2021 елда 7359 урынга җиде яңа мәктәп төзелгән, шул исәптән икесе – «Мәгариф» илкүләм проекты буенча. 3220 урынга 17 балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән 13е – «Демография» илкүләм проекты нигезендә.