900гә якын рус теле һәм Россия халыкларының туган телләре укытучысы тьюторлар курсында белем алачак

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Илнең төрле төбәкләреннән 900 гә якын белгеч белем алачак. Дәресләр 12 майдан 20 майга кадәр узачак, алар үз эченә лекцияләр дә, практик дәресләрне дә ала.

Курсларны тыңлаучылар педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү методларын һәм технологияләрен сайларга, яңартылган федераль белем бирү стандартларын исәпкә алып, мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре буенча белемнәрен актуальләштерергә, шулай ук өстәмә һөнәри белем бирү системасында педагогик феномен буларак тьюторлык нигезләрен өйрәнәчәкләр.

Укыту дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып көндезге-читтән торып узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International