Телекүпер Казан һәм Циндао укучыларын берләштерде

2022 елның 13 мае, җомга

Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы укучылары Циндао шәһәренең эксперименталь Кытай мәктәбе укучылары белән таныштылар. «Яшүсмерләр диалогы: Казан – Циндао 2022» телекүперендә 100 гә якын кеше – белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һәм укучылары катнашты.

Телекүпердә катнашучыларны Россия ягыннан Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Казан һәм Циндаоның уртак яклары күп, шул исәптән алар икесе дә эре мәгариф үзәкләре булып тора. Шулай ук ике ил укучылары алдында Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь чыгыш ясады, ул телекүпернең пандемия шартларында ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең файдалы тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте.

Кытай ягыннан Россия укучыларына Циндао Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе мөдире Моу Дзюньдянь мөрәҗәгать итте һәм «Адымнар» җитәкчелегенә инициатива өчен рәхмәт белдерде.

Видеошалтырату аша укучылар экология, мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Казан балалары Кытайдагы яшьтәшләреннән аларның илендә нинди компьютер уеннары популяр һәм җирле университетларда нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы белән кызыксынды. Моннан тыш, Татарстан башкаласы укучылары кунг-фу белән Кытай мәктәпләрендә шөгыльләнәләрме һәм аларда нинди өстәмә түгәрәкләр эшли, дип сорадылар. Мәктәп директорлары һәм вәкилләре, үз чиратларында, белем бирү учреждениеләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында Казанның «Адымнар» полилингваль комплексы һәм Циндао шәһәре эксперименталь мәктәбе вәкилләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Документ чит телләрне өйрәнүне, конкурслар һәм олимпиадалар үткәрүне, укучылар һәм педагоглар өчен экскурсия сәфәрләрен оештыруны, методик һәм мәгълүмати материаллар алмашуны күздә тота.

«Яшүсмерләр диалогы: Казан – Циндао 2022» телекүпере ике белем бирү оешмасы арасында оештырылган очрашулар чиратында алтынчы чара булды. Онлайн-очрашуда шулай ук Казан шәһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International